Хэзерге заманда кече яшьтәге балаларның тормышы төрле куркынычларга дучар ителә. Фаҗигаларны булдырмау, кисәтү максатыннан, балалаларны кечкенедән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһимлеге хәзерге чор таләпләренең берсе.
Бала кызыксынуының чиге юк. Ул таныш булмаган дөньяга аяк баса һәм шуңа күрә дә бөтен нәрсәне күрергә, тотып карарга тырыша. Балалар аеруча хәрәкәтчән булалар. Төрле уеннар уйнарга, каяда булса барасылары, яна җирләрне күрәселәре килә. Бу очракта бала көтелмәгән бәхетсезлекләр белән очрашмасын өчен тормыш иминлеге нигезләре белән таныш булырга тиеш. Аларга бу вакытта күбрәк игътибар итергә, алар белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк.
Төрле хәвефле һәм куркыныч очраклардан өлкәннәр дә, балалар да сакланып кала алмый. Сезнең балаларыгыз белән хәвефсезлек килеп чыкмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:
1. Балаларыгызны үзен генә өйдә, урамда, машинада калдырмаска тырышыгыз.
2. Балаларыгыз яши торган йорт адресын һәм телефон номерын белүен һәрдаим тикшереп торыгыз.
3. Балаларыгызның фикерен игътибар белән тыңлагыз, аны хуплагыз, сезнең арада бер-берегездән яшерен серләре булмасын.
4. Сезнең балагыз кайбер кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗагать итәргә яраганлыгын белергә тиеш. Мисал өчен: полиция хезмәткәрләре, кибеттәге сатучыга.
5. Җәмәгать урыннарында югалган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген балагызга аңлатыгыз.
6. Балагыз бари тик әти-әни, әби-бабай карамагында гына уйнарга яраганлыгын аңлатырга тиеш. Чит өлкән яшьтәге шикле кеше очраса сакланырга һәм тиз арада качып китергә икәнлеген белергә тиеш.
7. Балаларыгызга, кая, күпме вакытка кадәр киткәнлекләрен әйтеп китергә, караңгыга кадәр кайтырга кирәклеген аңлатыгыз.
8. Әти-әниләр рөхсәт иткән юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балагызга аңлатыгыз. Яктылык аз төшкән урамнардан, кешесез урыннарда йөрмәскә киңәш итегез.
9. Балаларыгыз исләрендә калдырсын: әти-әниләр рөхсәтеннән башка беркайчанда чит кешедән тәмле әйберләр, бүләкләр, акчалар алмаска, машинага утырып китмәскә.
10. Әти-әнидәр юклыгында чит кешеләр белән аралашмаска кирәклеген балагызга аңлатыгыз.
11. Балалагызны ишекне бикләп куярга, өйдә үзе генә булуын чит кешеләргә әйтмәскә кирәклеген аңлатыгыз.
12. Балагызны полиция, янгын сүндерү, шәхси ярдәм күрсәтү машиналарын чакырырга өйрәтегез.
13. Балаларыгызга чит кешеләр чакыруы буенча, аларга ияреп китүнең, машиналарына утырып китүнең, ярдәмләшүнең (югалган эт яки песи эзләшү, әйберләр күтәрешергә булышу, фотога төшү, бергә уйнау һ.б.) куркыныч икәнен аңлатыгыз. Нәрсәдә булса эшләр алдыннан әти-әниләрдән рөхсәт сорарга кирәклеген аңлатыгыз.
Урам игътибарлык сорый.
Зурлар белән барганда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Сезгә моны игътибарда тотарга кирәк. Шуңа күрә баланы кулыгыздан ычкындырмагыз. Аны кулыннан җитәкләү күпкә ышанычлырак икәнен онытмагыз.
Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз өәм юл ягыннан үзегез барыгыз.
Баланы урам аша чыкканда туктап як-якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да урам аша чыгыгыз. Юлның уртасына җиткәндә уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез. Урамны аркылы чыгар өчен җәяүлеләр йөри торган җирдән генә, ягъни, пешеходный переходтан гына чыгарга кирәк.
Туктап торган машина артыннан еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырында туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.
Машина юлында уйнарга ярамаганлыкны һәрвакыт искәртеп торыгыз.