Әлмәт кызы билбау көрәше буенча призер булды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

1-2 декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча ачык турнир узды. Ярышларда Россиянең 18 төбәге һәм Кыргызстаннан килгән 2001-2003 елгы кызлар һәм егетләр катнашты. Әлмәт данын  бу ярышларларда Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең  ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 4 укучы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сабина Миндиярова 3 нче урынны яулап, бронза призеры була.

Тренерлары – Э. Нәфисуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International