ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәттә Зои Прокопьевна һәм  Бориса Яковлевич Ямаевларның гаилә булып яши башлауларына  50 ел тулган. Аларны котларга ЗАГС хезмәткәрләре  һәм журналистлар килде.

6 декабрь көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Җил көньяк көнчыгыштан  секундина 4-9 метр. Төнлә һаваның минималь температурасы -8 -10 градус, көндез һаваның максималь температурасы -5 -8 градус. Юлларда бозлавык. 

Чараны ЮХИДИ инспекторлары уздырды. Ул юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга төшендерү максатында уздырылды.

Йорт яны территорияләрендә тәртипсез баскан машиналар гына түгел, урамның машиналар йөри торган өлешенә бетон баганалар, плитәләр кую очраклары да бар. Аңлашыла, шәһәрлеләр шул рәвешле машиналарны тәрәзә төбенә яки подъезд ишегенә үк терәп куярга яратучылар белән көрәшәләр. Әмма бу янгын техникасы, ашыгыч ярдәм машинасы өчен уңайсызлык тудыра. Шундый ук проблемалар юл яки үтү сукмагын ябу белән бәйле капиталь ремонт эшләре вакытында туарга мөмкин.  Ремонт яки төзелеш эшләре алып баручы оешмалар җитәкчеләре янгын частенә шундый эшләрнең үтәлү вакыты турында мәгълүмат бирергә һәм әйләнеп узу юнәлешен күрсәткән билгеләр куярга тиешләр. Биналарга һәм корылмаларга янгын сүндерү машиналарын һәм махсус техниканың юлын санкциясез ябу административ штраф белән яный. Әмма иң мөһиме, тиешсез урынга туктаган автомобильләр янгын очрагында кешеләр үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.

4 декабрь көнне Цзилинда «Нефтяник» үзенең ике матчлы кунак сериясен башлап җибәрде. “Ценг Тоу”ның  югары хоккей лигасында бу икенче сезоны булуына карамастан,  командада этник Кытай хоккейчыларының  саны бик аз.  Команданың төп өлешен россиялеләр   тәшкил итә. 

 

"ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рәфигуллина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмила Демьянова шәһәребезнең 5 нче гимназиясендә белем алучы балалар белән очрашты.

 

Әгәр моңа кадәр табибка интернет аша күренү төшенчәсе сүздә генә булса, бүген исә ул - чынбарлык. Чөнки әлеге дистанцион консультацияләр заманча медицинаның нигезен тәшкил итә. Татарстанның Сәламәтлек саклау, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары ярдәме һәм район башлыгы инициативасы белән "ФАПларга IT" проекты нигезендә Әлмәт районының  5 авыл җирлегендәге (Новотроицк, Иске Михайловка, Новоникольск, Бишмунча һәм Яшьләр бистәсе) фельдшер-акушерлык пунктлары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылган. Аларда читтән торып медицина консультациясен алу өчен компьютерлар һәм заманча җиһазлар булдырылган.

 


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

5 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 3-8 м/с, җил көчәйгәндә 10 м/ска кадәр. Минималь температура -7..-11º, максималь температура  -3..-6º. Юлларда урыны белән бозлавык.

Инвалидлар декадасы кысаларында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен очрашулар уздырдыю Очрашу физик күнегүләр белән үрелеп алып барылды.

Кыш китәргә ашыкмый, көннәр салкын тора. Ә салкын чорда торак йортларда янгын чыгу очраклары ешая. Әлбәттә, янгын чыгуның төп сәбәбе - электр җиһазларын һәм җылыту приборларын кулланганда тиешле саклык чараларын күрмәү. Җылыту приборларын кулланганда һәрвакыт саклык сорала. Аларны куллану буенча инструкцияне яхшылап өйрәнү кирәк. Чөнки һәр җиһазның куллану срогы бар. Ул - уртача ун ел.  Аны срогыннан артык кулланган очракта начар нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International