Гадәттән тыш хәлләр идарәсе игътибарлы булырга чакыра

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Үзләрен газ службасы хезмәткәрләре итеп танытучы кырыгалдарлар өлкән яшьтәгеләрнең ышанычын яулап, аларны төп башына утыртып йөриләр.Мошенниклар күпчелек икәү һәм өчәүләп йөри. Һәм һәрвакыт ялгыз яшәүче кешеләргә керергә тырышалар. Берсе газ плитәсен яки колонкасын «тикшергән» арада икенчесе фатирны «тенти». Кайбер очракларда кырыгалдарлар пенсионерлардан газ плитәсен алыштыруга ташлама ясау өчен паспорт мәгълүматларын сорый икән. Шулай итеп яшерен урыннарны белешәләр. Гадәттә документлар белән бергә акча да саклана бит. Шуннан соң берсе хуҗаның игътибарын читкә юнәлтә, башкалары кырын эшләрен эшли. Әлмәтлеләрне әлеге уңайдан сак булырга чакыралар! Мошенниклар турында 102 номерына хәбәр итү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International