Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Валеев урамындагы 16 номерлы йортның территориясендә урнашкан металл стойкалардагы беседка рәвешендә ясалган конструкция; Г.Тукай урамындагы 61/2 һәм 51 номерлы торак йорт лар арасында урнашкан дворга керү урынында шлагбаум; Анвар Багаутдинов урамындагы 17 һәм 18 номерлы шәхси йортлар арасында Ринат Галеев Анвар Багаутдинов урамнары киселеше ягыннан урнашкан койма хокуксыз рәвештә урнаштырылганы ачыкланды.
10 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары балаларның хатларын кабул итәчәк һәм Бөек Устюг шәһәренә Кыш Бабай Почтасына җибәрәчәк. Хатлар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Грибоедов урамы, 10нчы йорт, каб. 9, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр.
10 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары кулланучылар өчен балалар товарлары, Яңа ел бүләкләре һәм балалар туклану ризыклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча “кайнар элемтә” оештыра.
7 декабрьдә «Яктыртыл» акциясе кысаларында Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮХИДИ бүлеге инспекторы И.И. Курамшина Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укучылары белән әңгәмә уздырды. Курамшина И.И. агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт һәм Әлмәт районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды.
7 декабрьдә Ленина урамы буйлап урнашкан җәяүләр күчү урынында «Яктыртыл» акциясе кысаларында “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮХИДИ бүлеге инспекторы И.И. Курамшина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова һәм 25нче мәктәпнең яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре белән авариялелекне кисәтүгә һәм җәяүлеләр арасында тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтару элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән акция уздырдылар.
«Альметьевск ТВ» телекомпаниясе «Коррупция: журналист карашы» республика бәйгесендә бүләкле урын алды. Бүләкләү тантанасы Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көненә туры китерелгән республика яшьләр катнаша торган коррупциягә каршы көрәшү форумы кысаларында узды.
Сишәмбе, 11 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аз гына кар, көндез явымсыз. Җил 4-9 м/с, төнлә урыны белән 12 м/ска кадәр көчәячәк. Минималь температура -6..-10º; максималь температура көндез -3..-7º. Юлларда бозлавык.
«Яшел Фитнес» Татарстандагы иҗтимагый киңлекләр территориясендә кешеләрне массакүләм спортка җәлеп итүгә юнәлтелгән проект Eventiada IPRA Golden World Awards 2018 аралашу өлкәсендәге Көнчыгыш Европадагы иң зур премиядә җиңүче булып танылды. Татарстанлылар «Иң яхшы сәламәт яшәү рәвеше проекты» номинациясендә җиңделәр.
Шәһәр активы белән киңәшмәдә “Игелекле Әлмәт” штабының Яңа ел хәйрия акциясен уздыру буенча планнары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева уртаклашты. Киңәшмәне Әлмәт муниципиаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислеге астында узган эшлекле дүшәмбедә «Светсервис» МУП директоры Сергей Петровның тыштагы яктыртуның хәле турында доклады тыңланды.