«Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» әлмәтлеләрне куандыруын дәвам итә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2016 елда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башланган «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты кышын да дәвам итә. Узган шимбә әлмәтлеләргә һәм калабыз кунакларына янәдән бүләк ясалды.

Бүген «көннәребез, ялларыбыз күңелсез уза» дигән сүзләрне ишетү бик гаҗәп булыр иде. Әлмәттә буш вакытны ничек заяга үткәрергә мөмкин? Спорт объектларына керү түләүле дисәк, һәрбер сквер-паркта корылмалар җитәрлек. Күңел ачу чаралары да туктап тормый. «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты өченче җәй һәр шимбә танылган артистлар концертлары, спектакльләр күрсәтте, мастер-класслар бирде, безне кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясарга өйрәтте. Бар кеше дә катнаша алсын өчен ул шәһәрнең төрле микрорайоннарында барды. Әлмәтлеләр генә түгел, тирә-як районнарда яшәүчеләр арасында афишаны карап баручылар һәм күңелләренә хуш килгән мәйданчыкларны сайлаучылар шактый. Проект кысаларында мәдәният, мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәләр катнашында 300 дән артык чара оештырылган. 

«Мәдәни мохит» салкыннан курыкмый, кышын да безне күңелле чаралары белән сөендерә. Менә быел да кышкы сезон күңелле генә башланып китте. 1 есе кебек 8 декабрьдә дә калабызның биш мәйданчыгында әллә кая кадәр яңгырап торган шатлыклы авазлар аларның никадәр күңелле үтүе турында сөйли. 

- Рәхмәттән башка сүз юк. Ерак барасы юк, киендең дә чыктың гына. Балалар да шимбә кичен көтеп ала. Рәхәтләнеп уйныйлар, нинди дә булса һөнәргә өйрәнеп кайталар. 

Компьютер һәм телефонда уйнап утырганчы саф һавада йөрсеннәр. Үзебез дә өйдә вакытта гел телевизор кабызабыз бит. Быел безнең скверга матур чыршы куялар, тау урнаштырганнар. Димәк, әле тагын да кызыклырак чаралар булачак, - диде Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверга ике баласы белән килгән Айсылу Дәминова. 
Бу юлы әлеге скверга йомшак «фьек»лар килде. Алар балаларның төсләр турындагы белемнәрен яңартты, башка төрле кызыклы мәгълүматлар бирде. Уеннарга хәтта зурлар да кушылды. 

«Татнефть» ААҖ каршындагы «Каракүз» скверында Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры артистлары каршы алды. Алар биредә һәр шимбә чыгыш ясаячак. Әлмәт урам театрының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ханнанова билгеләп үткәнчә, программалар бер-берсен кабатламый. Ә менә 1 декабрьдә тәкъдим ителгән урта гасыр спектаклен кабаттан куюны сораганнар. Шуңа күрә аны 15 декабрьдә кабат күрсәтәчәкләр. 

«Хрумпиклар» балаларны да, өлкәннәрне дә үз дөньяларына алып керде. Шушы ук вакытта «Играйбург» шәһәрчеге төрле уеннар оештырып, күңелле мизгелләр бүләк итте. Артистлар белән фотога төшәргә хәтта чират хасил булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International