«Россия Диңгез пехотасы көне» хөрмәтенә Әлмәттә чакырылыш яшендәге яшьләр арасында хәрби-спорт ориентиры буенча ярышлар финалы узды. Әлеге ярышларны шәһәрдәге ДОСААФ автомәктәбе һәм Әлмәт шәһәре Хәрби комиссариаты оештырды.
Ярышларның ике этабы нәтиҗәләре буенча өлкән яшь төркемендә беренче урынны ТР ДОСААФ автомәктәбе ВУС курсантлары яулады.