Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 974 күп фатирлы йорттан 831ендә капиталь ремонт тәмамланган. Шулардан инспекция 705 йортны кабул иткән. Программа үтәлешенең гомуми күләме 94%.
Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт кысаларында программа үтәлеше 99,5%ка җитә. 88 объектта эшләр тәмамланган.
Мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча эшләр14 декабрьгә Чаллыда бер объектта дәвам итә, үзләштерү - 99%. 41 объектта эшләр төгәлләнгән.
Амбулатор-поликлиника учреждениеләрен яңарту дәвам итә. Бүгенгә ремонт 53 поликлиникада тәмамланган. 57 объектта эшләр график буенча бара. Программа үтәлеше 90,7% тәшкил итә.
Язгы чәчү эшләренә әзерлекнең хәзерге этабы турында ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, 2019 елда чәчү эшләренә финансларга ихтыяҗ 25 млрд сум дип исәпләнә. Шуның 15 млрд сум тирәсе кредитлар була. Кабер банкларда чәчү эшләрен кредитлау схемасы инде килешенгән. КФХ башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән финанс учреждениеләр вәкилләре белән киңәшмә уздырылды.
"Банкларга 36 район чагыштырмача 4,5 млрд. сумга гариза бирде, ләкин кабер районнарда берәр хуҗалык кына. Тагын җиде районда бер гариза да юк", - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, киләсе атна ахырына кадәр банклар белән займ алу буенча документлар пакетын формалаштыру тәмамлана.
Шулай ук Марат Әхмәтов минераль ашламалар әзерләү турында да хәбәр итте. Хәзерге вактытка 36,2 мең тонна ашлама тупланган, ягъни 12,5 кг бер гектарга.
"Без 2019 елга гектарына 70 килограмнан да ким булмасын дигән бурыч куябыз. Бу көзге дым җитәрлек булмаганга, чагыштырмача югары дәрәҗәдә максат билгеләнә. Корылыкка каршы иң әйбәт чара - үсемлекләрне кирәк кадәр ашлама белән тәэмин итү", - диде ул.