«Луч – Альметьевск» телекомпаниясе республика бәйгесендә 1 урынны яулады

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Быел "Яңалыклар" хезмәте журналистлары берничә тапкыр массакүләм мәгълүмат чараларының журналист бәйгеләрендә бүләкле урыннарга лаеклы булды. Шулай "Яңалыклар" мәгълүмати хезмәте корреспонденты Рамилә Хәмидуллина өч тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бүләкләр һәм дипломнар отты. Күптән түгел беренче шәһәр телевидениесы тагын бер бүләккә лаклы булды.

«Бумеранг» наркотикларга каршы көрәшү республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Татмедиа» басма һәм массакүләм элемтәләр республика агентлыгының конференц-залында үткәрелде. «Луч-Әлмәт» телекомпаниясенең баш мөхәрриренә наркотикларга каршы көрәшү юнәлешендәге телевизион материаллар циклы өчен 1нче дәрәҗәдәге диплом тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International