«Снежность» хәйрия фестивале Әлмәт драма театрында ишекләрен ачып җибәрде

2018 елның 15 декабре, шимбә

15 декабрьдә  XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность. Дөньяны үзгәртә торган хыяллар» хәйрия  театр фестивале Әлмәт драма театрында ишекләрен ачып җибәрде. Инде сигезенче ел «Снежность» иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел алдыннан яшь әлмәтлеләргә күңелле хисләр, онытылмас тойгылар һәм изгелеккә ышаныч бүләк итә.

Театр марафоны, яшь театр яратучыларны әкиятләр буйлап искиткеч сәяхәт итү атмосферасына чумдырып, өч көн дәвам итәчәк. 

Беренче көнне «Триумф» продюсерлык үзәгенең «Алиса могҗизалар илендә» спектакле тәкъдим ителде.

Икенче көнне Ипполитов-Иванов исемендәге фортепиано квартеты һәм нәфис сүз остасы Анна Боголюбская башкаруында «Борынгы игелекле әкиятләр» спектакле күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International