15 декабрьдә Әлмәт драма театрында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность» хәйрия театр фестивале узачак.
Әлмәт татар драма театры илнең иң яхшы театр коллективларының чыгышлары мәйданына әйләнәчәк.
Фестивальнең ачылу көнендә, 15 декабрьдә, «Снежностьнең» тамашачылары «Триумф» продюсерлык үзәгенең «Алиса могҗизалар илендә» спектаклен карый алачак. Моннан тыш, «Снежность» кысаларында Ипполитов-Иванов исемендәгефортепиано квартеты һәм нәфис сүз остасы Анна Боголюбская башкаруында «Борынгы игелекле әкиятләр» спектакле күрсәтеләчәк.