ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

7 февраль көнне 9.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ бүлеге һәм төбәк энергетика берләшмәсе биналары планлы рәвештә электр энергиясеннән өзелеп торачак.

31 гыйнвардан алып 3 февральгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Бу ярышларда  Идел буе федераль округы регионнарыннан килгән 400 гә якын спортчы катнашты. 

Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәшү көне һәм онкологик авырулар турында белү көне кысаларында 4нче февральдә "Көтелгән радионың" туры эфирында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клининик онкология диспансерының Әлмәт филиалы поликлиникасы мөдире, врач-онколог Эльмира Сибгатуллина белән онкологик авыруларны кисәтү, яман шеш барлыкка килү сәбәпләре, диспансеризацияне үтү кирәклеге, махсус медицина күзәтүе, иртә диагностика ясауа, куркыныч факторлары һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында диалог узды.

Шәһәр һәм районның күп фатирлы йортларында ис газы белән агулану очраклары ешлану сәбәпле журналистлар катнашуы белән рейд уздырылды.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан буйлап хәйрия гастроль туры кысаларында бүген «Нефтьче» мәдәният йорты сәхнәсендә баш дирижер, эчке гаскәрләренең генералы-майоры Виктор Елисеев җитәкчелеге астында Россия Федерациясенең милли гвардиясе хәрби гаскәрләренең Академик җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясадылар.

Әлмәттә концерт 5 февраль көнне 18.00 сәгатьтә нда үткәреләчәк.

Әлмәт медицина профилактикасы үзәге һәм 3нче Әлмәт шәһәр поликлиникасы 1 февраль көнне Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәшү көне һәм Онкология авырулары турында белү көне кысаларында «Инфекцияле булмаган авыруларны беренчел һәм икенчел профилактикалау буенча санитар-мәгърифәтчелек эше һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту», «Рак – хөкем түгел» тематике лекцияләрен оештырдылар.

Театр елында Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь тамашачылар театры гастроль турларын Әлмәт җирендә башлаячак.

Бөтендөнья яман шеш авыруы белән көрәш көне уңаеннан шәһәребездә берничә чара оештырылды. Көндез лекцияләр һәм практик дәресләр уздырылса, кич белән Яшьләр үзәгендә әлмәтлеләр өчен концерт программасы булып узды.

Әлмәттә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге рәсми рәвештә ачылды һәм эшли. Халыкка бушлай юридик ярдәм професиональ адвокат тарафыннан атнага бер тапкыр сөйләм консультацияләр рәвешендә күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International