Әлмәттә беренче тапкыр креатив чаналар фестивале узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне Әлмәттә беренче тапкыр «Санки- ушанки» креатив чаналар фестивале уздырылды.

Чара «Татнефть» компаниясе ярдәме белән оештырылган иде. 21 команда һәм 21 чана.  Әлеге кызыклы чарада катнашырга дип  Әлмәт, Мамадыш, Азнакай, Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы һәм  Балык Бистәсе районнарыннан  да командалар килгән иде.

Ярышның төп шарты – таудан кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп  тиз һәм ерак төшәргә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, иң креатив чана номинациясендә җиңүче дип  «Өч самурай» командасы танылды. Зур алтын аҗдаһа рәвешендәге чана ияләре булган самурайлар жюри әгъзаларын гына түгел фестиваль тамашачысын да битараф калдыра алмады.

Игътибарны, шулай ук, футбол кыры рәвешендә башкарылган җиңел чаналар да җәлеп итте. «Колхозчылар» командасы  тамашачыга чаналарын таудан иң тиз төшүче дип танытудан тыш,  чын футбол фристайлын да күрсәттеләр.

Барысыннан да ераграк «Яшен» командасының чанасы очты. Әлеге команда чанасы боз трассасы ахырына кадәр җитә алды.

Фестиваль тематикасына  иң якын килгәне дип «Чупай» командасын атарга була. Алар чын мәгънәсендә «ушанка» баш киемен ясаган иде.

 Тамашачы мәхәббәте призын фестивальдә «КамПоПитеки»  командасының купидоннары яулады.

 Нәтиҗәдә беренче урынны “ПитСтоп” командасы яулады.

«Санки-Ушанки» фестиваленең гран-при иясе  «Чаллы бройлер» җитештерүчесе тәкъдим иткән «Пегас»командасы булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча номинация ияләре акчалата призлар һәм фестиваль партнерлары бүләкләрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International