“Нефтяник” Воронеж командасын җиңде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

4 февраль көнне “Нефтяник” үз бозында Воронеж шәһәренең “Буран” командасын кунак итте. Әлмәтлеләр исәпне уенның бишенче минутында ук ачып җибәрде.   Никита Ядроец һәм Динар Хәмидуллин атакасын Ленар Мансуров гол белән тәмамлады.   Егерме минуттан соң Андрей Демидов   исәпне ике тапкыр арттырды.

Даниэль Насыйбуллинның уеннан чыгарылуына воронежлылар алка белән җавап бирде. Бераздан Станислав Альшевский аларга гол белән җавап кайтарды. Икенче һәм өченче периодларда әлмәтлеләр  уенга тагын да ныграк бирелделәр.  Башта голны Артем Осипов кертте. Җиңү ноктасын исә Денис Ляпустин куйды. Уен 5:1 исәбе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International