Бүген Әлмәттә ел саен язгы каникуллар вакытында уза торган «Моңлы тамчы»- «Звонкая капель» VII республика балалар фольклор коллективлары фестиваленең гала-концерты узды. «Иске Әлмәт» Мәдәният йорты Татарстан Республикасы районнарыннан җыелган 300 фольклор коллективы өчен ишекләрен ачты.
Бүген “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге тарафыннан балалар өчен махсус утыргычларны куллану буенча рейд оештырылды.
Ел саен 27 март көнне һөнәри бәйрәмнәрен нефрологлар билгеләп үтәләр. Алар бөер авыруларына диагноз кую, дәвалау һәм кисәтү белән шөгыльләнә.
27 мартта «РОСТ территориясе» коворкинг-үзәгендә эшмәкәрләрнең тикшерү-күзәтү органнары белән чираттагы очрашуы узды. Ачык диалог форматында районда кече һәм урта бизнесны нәтиҗәле үстерү өчен административ барьерларны киметү белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
1 апрельдән алып 1 октябрьгә кадәр Әлмәт муниципаль районы белем алу учреждениелары арасында «ЭКОлидер» бәйгесе уздырылачак.
Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм руль артына исерек хәлдә утыру очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла. 29 март көнне Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан “Тоннель” операциясе уздырыла.
26 мартта формаль булмаган мәшгульлекне киметү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территориаль ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
“Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасы аша алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә законнар бозу очраклары турында хәбәр итәргә була.Әгәр сез законсыз төстә спиртлы эчемлекләр сату турында белсәгез, шул исәптән шәхси йортлардан, бу хакта “Дәүләт хезмәтләре“ порталы аша хәбәр итегез, аннан соң “Категорияләр“ рубрикасында “Законсыз төстә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү (әйләнеше) (ваклап сатудан кала) “Хәбәр итегез“ билгесенә басыгыз һәм текстны языгыз.
Әлмәт районының Токарликов исемендәге сөт комплексында сыерлар өчен массаж сеанслары һәм музыкаль терапия уздыралар. Бу гамәлләр савым күләмен арттырырга мөмкинлек бирә икән. Фермада сыерларга классик музыка куялар. Шулай ук алар өчен тәүлек буе щеткалы массажер эшләп тора. Хайваннарга бары тик витаминнарга бай табигый терлек азыгы гына бирәләр.
2015 елда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, ГБУ «Тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге» ДБУ һәм «Татармультфильм» анимация студиясенең уртак проекты - балаларны юлда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләрен өйрәтүгә юнәлтелгән «Сакла» (www.sakla.ru) интернет порталы эшли башлады.Хәзерге көндә порталда 17 меңнән артык кулланучы теркәлгән.