Әлмәттә «Моңлы тамчы»-«Звонкая капель» республика фестиваленең гала-концерты узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә ел саен язгы каникуллар вакытында уза торган «Моңлы тамчы»- «Звонкая капель» VII республика балалар фольклор коллективлары фестиваленең гала-концерты узды. «Иске Әлмәт» Мәдәният йорты Татарстан Республикасы районнарыннан җыелган 300 фольклор коллективы өчен ишекләрен ачты. 

Тантаналы рәвештә сигезенче республика фестивален уздыру эстафетасын Спас муниципаль районы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International