Әлмәттә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта формаль булмаган мәшгульлекне киметү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территориаль ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссиянең Әлмәт шәһәре прокуратурасында үткән чираттагы утырышында чакырылган предприятиеларның җитәкчеләре хезмәт хакының минималь күләмен күтәрү, пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерү өчен салым системасына «һөнәри керемгә салым» дигән яңа махсус салым режимы, кадрлар документларын хезмәт канунчылыгы буенча төзү һәм эшчеләрнең хезмәт хакын түләүне тоткарламау һәм аларның формаль булмаган мәшьгульлеге турында мәгълүмат белән таныштырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International