Әлмәт укучылары Н.Е.Токарликов исемендәге АҖнең "сөт фәннәре академиясендә" булдылар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Әлмәт районының Токарликов исемендәге сөт комплексында сыерлар өчен массаж сеанслары һәм музыкаль терапия уздыралар. 

Бу гамәлләр савым күләмен арттырырга мөмкинлек бирә икән. Фермада сыерларга классик музыка куялар. Шулай ук алар өчен тәүлек буе щеткалы массажер эшләп тора. Хайваннарга бары тик витаминнарга бай табигый терлек азыгы гына бирәләр.

Узган ел фермага Венгриядән нәселле терлекнең соңгы партиясе кайтартылган. Комплекста бозаулату бүлеге, ике сыер абзары, сөт блогы һәм өч бозау абзары бар. Махсус лабораториядә сөтнең сыйфаты тикшерелә. Фермада сыер саву, ашату процесслары автоматлаштырылган. Торбалар буенча сөт суыткычта урнашкан махсус савытка тутырыла. Терлек азыгын компьютер аша идарә итә торган махсус техника кертә.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 1500 баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә. Тәүлеклек сөт савымы 30 000 литрны тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International