Ел саен 27 март көнне һөнәри бәйрәмнәрен нефрологлар билгеләп үтәләр. Алар бөер авыруларына диагноз кую, дәвалау һәм кисәтү белән шөгыльләнә.
Сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган кисәтү акциясе Әлмәт сәүдә үзәгендә узды, анда чакырылган врач-нефролог, медицина фәннәре кандидаты Инна Зәкиева журналистларга һәм әлмәтлеләргә күпчелек бөер авыруларының, авыр стадиягә күчкәнче, симптомнарсыз узуы турында сөйләде.