Иҗтимагый совет, Әлмәт «ТИСБИ» директоры Раушания Назмутдинованың чыгышы тыңланды. Үз докладында ул Иҗтимагый советның эше, нәтиҗәләре, планнары, утырышлар һәм җыелышлар уздыру турында сөйләде. 4 комиссия эшли.
“Сколково”да II Бөтенроссия виртуаль реальлек фестивале тәмамланды.
Күтәренке кәеф белән Әлмәт укучылары, студентлары спорт-сәламәтләндерү клублары әгъзалары, предприятиелар һәм учреждениелар вәкилләре 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көнендә шәһәр стадионында җыелдылар. Сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән аларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Руслан Хәмдиев мөрәҗәгать иттеләр.
Түбән Камада легендар сугышчы Данил Галиев хөрмәтенә турнир узды. Анда бөтен республикадан 400дән артык батыр катнашты. Ярышларда Әлмәт командасы нефть башкаласын лаеклы рәвештә күрсәттеләр.
«Бэлэкэч» 1нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яраткан ишегалдын җыештырдылар.
6 апрельдә Әлмәт Яшьләр үзәгендә “Хәрби бердәмлеге”нең ел нәтиҗәләре ясалды. Җыелышта Әлмәт Башкарма комитетының җитәкчесе Марат Гирфанов,“Хәрби бердәмлеге” Татарстан бүлегенең җитәкчесе Гакур Тишаев, Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм башкалар катнашты.
Татарстанда 2019 елның 4 апрелендә 772,7 мең кв.м. торак йорт төзелде, бу планнан 31,9%. Моның турында республика киңәшмәсендә Ирек Файзуллин белдерде.
Узган елда Татарстанда 800 артык ришвәтчелек бозулары чыгарылды, аларның 300 бюджет белән бәйле. Зыян 800 млн сум тәшкил итә. Моның турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ришвәтчелеккә каршы эш нәтиҗәләре турында чара Казан Кремлендә узды.
Яз көннәрендә күп янгыннар барлыкка килә ала. Коры үләнне, чүпне яндырганда игътибар булырга кирәк.
13 апрель көнне Әлмәттә ел саен уздырыла торган “Тоталь диктант” белем бирү акциясе узачак.