Әлмәт “Хәрби бердәмлеге”нең ел нәтиҗәләре

2019 елның 6 апреле, шимбә

6 апрельдә Әлмәт Яшьләр үзәгендә “Хәрби бердәмлеге”нең ел нәтиҗәләре ясалды. Җыелышта Әлмәт Башкарма комитетының җитәкчесе Марат Гирфанов,“Хәрби бердәмлеге” Татарстан бүлегенең җитәкчесе Гакур Тишаев, Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм башкалар катнашты. 

“Хәрби бердәмлеге” Әлмәт бүлегенең рәисе Геннадий Денисов 2018 ел эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм ветераннарга, дусларга яхшы эш һәм зур өлеш кертү өчен рәхмәт белдерде.

Оешманың идарә әгъзалары яңадан сайланды. Аның составында - 13 кеше.

Республика берлегендә 18 бүлек бар. 2018 ел эше нәтиҗәсендә 2019 елның беренче кварталында Әлмәт бүлеге алдынгы урыннарны алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International