Иҗтимагый совет, Әлмәт «ТИСБИ» директоры Раушания Назмутдинованың чыгышы тыңланды. Үз докладында ул Иҗтимагый советның эше, нәтиҗәләре, планнары, утырышлар һәм җыелышлар уздыру турында сөйләде. 4 комиссия эшли.
Узган елда 7 утырыш узды.
Иҗтимагый совет Әлмәт районында яшьләрнең үсешенә, шәһәрнең төзекләндерүенә, медицина оешмаларының эшчәнлеген мониторинглауга аерым игътибар итә.
Раушания Назмутдинова Иҗтимагый совет әгъзаларының үсешкә керткән өлешен билгеләде һәм советның Татарстан Иҗтимагый советының Рәхмәт хатын алуы турында билгеләде.