Түбән Камада легендар сугышчы Данил Галиев хөрмәтенә турнир узды. Анда бөтен республикадан 400дән артык батыр катнашты. Ярышларда Әлмәт командасы нефть башкаласын лаеклы рәвештә күрсәттеләр.
Мортазин Искәндәр, Сәмигуллин Айрат, Алтынбаев Айдар турнирның чемпионнары итеп танылды һәм үзләренең авырлык категорияләрендә алтын медальләрне яуладылар.