Әлмәттә “Тоталь диктант” акциясе узачак

2019 елның 5 апреле, җомга

13 апрель көнне Әлмәттә ел саен уздырыла торган “Тоталь диктант” белем бирү акциясе узачак.

Быел бу акция 80 илнең 1100 шәһәрендә оештырыла. Узган ел Әлмәттә генә дә бу акциягә 316 кеше кушылган. “Тоталь диктант" акциясендә теләгән һәркем катнаша алачак.

Акциягә кушылырга теләгән әлмәтлеләрне ике мәйданчыктаа – Ленин урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан  Әлмәт дәүләт нефть институтында һәм Нефтьчеләр урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан 21 нче мәктәпнең “Дай 5!” белем бирү үзәгендә көтеп калалар.

Акциядә катнашу өчен totaldict.ru/almetyevsk/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International