Әлмәт «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Күтәренке кәеф белән Әлмәт укучылары, студентлары спорт-сәламәтләндерү клублары әгъзалары, предприятиелар һәм учреждениелар вәкилләре 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көнендә шәһәр стадионында җыелдылар. Сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән аларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Руслан Хәмдиев мөрәҗәгать иттеләр.

Йөрү маршруты алдан билгеләнгән иде - «Юбилейный» Спорт сарае артындагы буалар шарлавыгы - Бигәш урамы - музыка көллияте - сиадион, гомуми озынлыгы биш мең ике йөз метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International