29 марттан башлап ана капиталы программасына гаиләнең торак шартларын яхшырту чаралары белән эш итүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум.
2019 нчы елның 22 нче апрелендә Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юнәлеше буенча эшкә урнашкан инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзү өчен тапшырылган документларны тикшерү өчен оештырылган комиссия утырышы узды.
Шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Бәләкәч» балалар бакчасында узган сынлы сәнгать экологик диктантында катнаштылар.Текстны тыңлаганнан соң, балалар рәсемнәр аша планетабызның матурлыгын күрсәтте.
20 мартта “Минем нәселем” республика конкурсы башлап җибәрелде.
11 май көнне Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уены планлаштырылган. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак.
Гомуми җыелыш 27 апрель көнне 11.00 сәг. Яшьләр үзәгендә узачак.
Татарстанда май бәйрәмнәре көннәрендә пенсияне түләү һәм тапшыру графигы үзгәртелә.
Геморрагик бизгәк авыру очраклары арту март-апрель һәм сентябрь-ноябрь айларына туры килә. Тышкы мохиткә вирус чыгаручы тычкансыман кимерүчеләр – әлеге авыруның чыганагы. Әлеге куркыныч авыру йорт тычканнарыннан, урман кимерүчеләреннән килеп чыга. Кеше алар организмы бүлеп чыгарган калдыклардан таралган исне сулап агуланырга мөмкин. Тычканнар кагылып үткән азык-төлекне кулланганда да чир йогу ихтималы зур. Шулай ук азык продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Әлеге инфекция кешедән кешегә күчми.
22 апрель көнне «Чебурашка» 34нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем алу учреждениеларында укучылар арасында татар телендә «Балачак бәйрәме – 2019» шәһәр бәйгесе узды.