19 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре ярышлары узды. Ярышларда 13 Идел буе регионыннан 150гә якын спортчы катнашты.
Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 4, 7, 8 һәм 9 май көннәрендә түбәндәге маршрутлар буенча юллар ябылу планлаштырыла.
Апрель азагында бөтен татар дөньясы Тукай туган көнен билгеләп уза. Гадәттәгечә быел да ул Габдулла Тукай скверында зур тамаша белән узачак. Сәг 10.30 скверга рәхим итегез!
25 апрель көнне 09.00 алып 17.00 сәг. кадәр Ленин - Маджани, Ленин - "Татнефть", Ленин - Заслонов урамнары чатында светофор сүндерелеп торачак.
25 апрель көнне ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына киләчәк.
Республикада әнә шул исем астында оператив чаралар үткәрелә. Ул ике этапта узачак- беренче этап - 30 апрельгә кадәр, икенче этап - 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.Әлеге чара Татарстан сәламәтлек саклау, Яшьләр эше, Фән һәм мәгариф министрлыклары белән берлектә Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырыла.Аның төп максаты- балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы көрәш , яшьләрне жинаять кылуга тартуга карата профилактик чаралар күрү белән бәйле.
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен исәпләү механизмы үзгәрә.
2005 елдан бирле ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча апрель аенда Европа иммунизация атнасы уздырыла. 2019 елда ул «Protected Together: Vaccines Work!» (Бергә сакланыйк: вакциналар ярдәм итә!) девизы астында үтә.
Илнең машина төзелеш берлеге 2015 елдан башлап «Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе уздыра башлады.
23 апрельдә 14.00 сәгатьтә гражданнарны экология мәсьәләләре буенча кабул итү узачак. Гражданнар Аминова урамы, 9а адресы буенча урнашкан Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының 1нче кабинетында кабул ителәчәк.