Әлмәт Пенсия фонды май бәйрәмнәрендә әлмәтлеләргә пенсияне түләү һәм тапшыру графигы үзгәрү турында белдерәләр

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстанда май бәйрәмнәре көннәрендә пенсияне түләү һәм тапшыру графигы үзгәртелә.

«Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе пенсияләрне вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә түләячәк: пенсияне график буенча 4-5 нче майда алучылар 2-3 нче майда, 9 нчы майда график буенча алучыларга 7-8 нче май көннәрендә тапшыралар. Башка көннәрдә пенсия, ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график нигезендә бирелә.

Кредит учреждениелары (банклар) аша түләүләр 4 нче майдан билгеләнгән график нигезендә китереп җиткереләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге Россия Пенсия фонды бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International