11 май көнне Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уены планлаштырылган. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак.
Әлмәтлеләр өчен Тукай проспекты – Ленин урамы – Төзүчеләр проспекты –Советская урамы – Ипподром маршруты буенча автобуслар йөриячәк.