22 апрель көнне «Чебурашка» 34нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем алу учреждениеларында тәрбияләнүчеләр арасында татар телендә «Балачак бәйрәме – 2019» шәһәр бәйгесе узды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – 34нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ризатдинов Камил
2 урынны 20нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Галиев Илдар һәм 35нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Сабитов Булат бүлештеләр
3 урынны 4нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Гарифуллин Данияр, 21нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Зотова Анжелика һәм 51нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Габдрахманов Булат бүлештеләр.