ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Шәһәребезнең үзәк өлешен гаҗәеп үзгәрешләр көтә. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында Әлмәттәге Ленин урамы буйлап масштаблы проектны тормышка ашыру буенча эшләр башланды. 

«ЭкоВесна-2019» бәйгесе кысаларында  «Бэлэкэч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр планетабызның киләчәгенә өлеш керттеләр. Балалар бакчаның территорясендәге урам ресурсларын баеттылар һәм чыршылар утырттылар.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданинның куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килә торган шартларда эшләүгә, дискриминациясез һәм яшәү минимумы күләменнән ким булмаган акчалата түләү алуга, эшчезлектән саклауга хокукы бар.

Сигез Әлмәт шәфкать туташы Халыкара шәфкать туташы көне алдыннан Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсендә хезмәттәшләр, якын кешеләр һәм журналистларны җәлеп итү үзәгенә әйләнделәр. Монда урта буындагы медицина хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы шәфкать туташы» исеменә традицион һөнәри бәйге уздырылды.

Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга ел саен акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.

13-19 май көннәрендә Әлмәт муниципаль районында Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан алтынчы тапкыр «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе узачак.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Чәчү  «Чагылтау»,  «Березовка» , КФХ «Рафиков Н.Ш.»,   КФХ «Сафиуллин»,  КФХ « Адимухаметов  З.А.» хуҗалыкларында тәмамлануга таба бара.

Язылу кампаниясе барышы районара почта бүлеге җитәкчесе Ирина Белоногова җиткерде. Ул агымдагы елның 1 апреленнән язылырга мөмкинлеген әйтте.

Чара 4 нче мәктәптә узды. Анда 25 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International