Сигез Әлмәт шәфкать туташы Халыкара шәфкать туташы көне алдыннан Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсендә хезмәттәшләр, якын кешеләр һәм журналистларны җәлеп итү үзәгенә әйләнделәр. Монда урта буындагы медицина хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы шәфкать туташы» исеменә традицион һөнәри бәйге уздырылды.
Җиңүче булып 2нче педиатрия бүлегенең участок шәфкать туташы Олеся Поизова танылды. 2нче урынны 3нче бүлекнең участок шәфкать туташы Ландыш Рамазанова яулады, мактаулы 3нче урынга 1нче педиатрия бүлегенең участок шәфкать туташы Миләүшә Сунгатуллина лаеклы булды.