13-19 май көннәрендә Әлмәт муниципаль районында Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан алтынчы тапкыр «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе узачак.
Майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Хәтер көне җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ/СПИД афәтенә юнәлтүгә, халыкның бу өлкәдә хәбәрдарлыгын арттыруга, ВИЧ-инфекциясе корбаннарын искә алуга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.