Шәһәребезнең үзәк өлешен гаҗәеп үзгәрешләр көтә. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында Әлмәттәге Ленин урамы буйлап масштаблы проектны тормышка ашыру буенча эшләр башланды.
12 майда Шәһәр автомобиль юллары идарәсе демонтажлауга кереште. Бүгенге көндә Мәрҗәни урамыннан алып Габдулла Тукай проспектына кадәр участокта Ленин урамы буйлап урнашкан җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.