Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Өмет җилкәне» V иҗат фестиваленең финал туры ачылышы булды.
Әлмәт тире-венерология диспансеры дүшәмбе көнне, 20нче майда, 8.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 211нче кабинетка «Меланомага диагностика ясау көненә» чакыра. (үзегез белән түбәндәге документлар алып килегез: паспорт, полис, СНИЛС). Язылырга 43-48-09 телефоны буенча яисә регистратурада мөмкин.
17 май көнне Әлмәт “Эшкә велосипедта” акциясенә кушыла. Майның өченче җомгасында барлык әлмәтлеләргә эш урыннарына ике тәгәрмәчле транспортта барырга тәкъдим итәләр.
«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы теләге булганнарны Әлмәт шәһәренә экскурсоводлар әзерләү буенча программада катнашырга чакыра. Дәресләр 2019 елның 7 июненнән башлап 30 июньгә кадәр ял көннәрендә узачак.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәге турында хәбәр итә.
Әлмәт чәчәк атучы алмагачлар исе белән тулды. Елдан ел матурая торган бакча шәһәре.
15 майдан алып 20 июньгә кадәр Ленин урамы буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле Ленин урамының 60 нчы йортыннан Мәрҗани урамына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
11-12 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә каратэның “Тулы контакт” һәм “С3-ката соло” дисциплинары буенча Татарстан республикасы кубогына ярышлар уздырылды.
Белем бирү семинары Әлмәт үзәк район хастаханәсендә беренче буын табиблары, белгечләр-онкологлар һәм Әлмәт муниципаль районының фельдшерлык-акушерлык пунктларының фельдшерлары өчен уздырылды.
Илнең төрле регионнарында үткән конкур һәм выездка буенча «Җиңү Кубогының» дистәләп этабы артта калды. Финал 2 майдан алып 8 майга кадәр Мәскәү өлкәсенең иң зур ат спорты үзәгендә узган Россиянең төп сугыш кырында бик күп спортчыны җыйды.