ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Дүшәмбе киңәшмәсе район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды. Төп тема буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады.


12
май, 2019 ел
якшәмбе

Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда халыкара һәм бөтенрәсәй бәйгеләре лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Алиса Мамина һәм "Варвара" ансамбленед бәйрәм концерты узды. 


11
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уеннары узды. Ярышлар халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.

Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га чәчелгән, ягъни фаразның 72%ы. Чәчү эшләре актив стадиядә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   


10
май, 2019 ел
җомга

12 май көнне 15:00 сәг. «Нефтьче» мәдәният сараенда  «Пасха Красная» программасы белән халыкара һәм бөтенрәсәй бәйгеләре лауреаты, Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармония солисты Алиса Мамина һәм "Варвара" ансамбле чыгышы узачак. 

Чираттагы дебатларда мәгариф үсеше темасы каралды. Анда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Дебатта катнашучылар сорауларга да җавап бирделәр.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Үлемсез полк" Әлмәт урамнары буйлап узды. Район башлыгы үзенең бабасы Ришат Хәйруллинның портреты белән чыкты. 

Бәйрәм чарасы кысаларында Т-80 БВ хәрби танкы урамга куелды. Техниканы Танкистлар берләшмәсе кайтартып куйды. 

Чара Әлмәт татар дәүләт драма театрында оештырылды. Анда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов ,  «Татнефть» профкомы рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. Тантаналы бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International