ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә рөхсәтсез урнаштырылган калдыкларны юк итү дәвам итә. 1 апрельдән Татарстан Республикасында экологик икеайлык - генераль җыештыру вакыты узуы турында искәртәбез.

31 май көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәреләчәк.

24 майда 17.00 сәгатьтә шәһәр паркында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә туры китерелгән бәйрәм концерты узачак.

Бүген яшь натуралистлар - мәктәпкәчә яшьтәге белем алу учреждениеларындагы урта группаларда тәрбияләнүчеләр «Кече елгаларны яклау» проектын уздыру кысаларында «Сулыкларда яшәүчеләр турында» мини-постановкалар күрсәттеләр.

"Игътибар- балалар!" профилактик чарасы кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 25 нче мәктәп укучыларына балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып кулган спектакльләрен тәкъдим иттеләр.

Әлмәт муниципаль районы территориясендә кызамык буенча халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен кызамыкка каршы тотрыклы коллектив иммунитетны булдыру максаты белән Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә кызамыкка каршы вакцинациядән юаш тарткан кешеләр белән актив эш алып барыла.

17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә акробатика буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең ачык шәхси беренчелеге узды.  Бу ярышларда  Казан, Әлмәт, Кече Пурга, Чиләбе, Тольятти, Пермь, Саратов, Киров, Санкт-Петербург, Бөгелмә, Лениногорск, Березовский шәһәрләреннән килгән 372 спортчы катнашты.

 


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатурасын тәкъдим итүче «Бердәм Россиянең»  алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән чираттагы очрашуы узды бүген политехник техникумның актлар залында.

25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылачак.

21 май көнне Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” дигән темага дәрес уздырылды. Әлеге дәрестә  район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы Накыя Кильдюшова да кунак булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International