ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 маенда расланган федераль закон буенча «Суд приставлары турында» ФЗның Россия Федерациясенең халыкара килешүләре нигезендә дәүләтара затларны эзләүне гамәлгә ашыру өлешенә үзгәрешләр кертелде, алар  үз көченә 2019 елның 12 маеннан керде. 

24 майдан алып 31 майга кадәр Әлмәттә «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән «Әлмәт муниципаль районы башлыгы кубогы» Бөтенроссия балалар теннис турниры узачак.

Татарстан Республикасындагы Әлмәт районы буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе ветераннары стажер вазыйфаларындагы һәм бүлекчәдә эшләүчеләр белән бергә егерме ике ел элек хземәт вазыйфаларын башкару вакытында үлгән хезмәттәшләр - милиция майоры Игорь Данилов һәм милиция старшинасы Владмири Долгов күмелгән җирдә куелган һәйкәлләрне демонтажладылар һәм яңаларны урнаштырдылар. 

Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.

 


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Маганов хезмәт уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Хөрмәт ордены белән бүләкләнде.

Бүгер район башлыгы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау барышы белән танышты. Шәһәр һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре, Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белегчләре, муниципалитетның төрле хезмәтләре белгечләре белән бергә Айрат Хәйруллин капиталь ремонт бара торган 10нан артык объектны карап чыкты, төзүчеләр белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, күпфатирлы йортларда торучылар белән очрашты.

26 майда Шәһәр стадионында Әлмәт шәһәренең «Нефтеград» һәм Казан шәһәренең «Казань» командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 3нче турының матчы узачак.

Әлмәт полицейскийлары  «Синең сайлау» акциясендә катнаштылар. Балигъ булмаганнар катнашуы белән төркем җинаятьләрен кисәтү, аларны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүгә һәм экстремистлык идеологиясен яшүсмерләр мохитенә тәэсир итүенә юл куймау акциянең максаты булып тора.

25 май көнне Әлмәт муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2019 елның 25 май көнне алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга  киңәш итә.

Бүген «Экосемья-2019» республика бәйгесендә катнашу өчен заявкаларны кабул итүнең соңгы көне булуы турында хәбәр итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International