ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз: 

Өч телдәге стендлар Татарстан Республикасының һәм муниципаль берәмлегенең транспорт тукталышларында урнаштырылачак. Татарстан башкаласында “Иске Казан” проекты гамәлгә ашырылды. Ул халыкның шәһәр тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән һәм ТАССРның бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган. Әлеге проект кысаларында тукталышларда тарихи рәсемнәр белән стендалр куелды. 


21
май, 2019 ел
сишәмбе

"Әлмәт җылылык челтәре" 41 нче котельныен туктату 21 майдан алып 4 июньгә кадәр вакыт аралыгыннан 28 майдан алып 11 июньгә кадәр вакыт аралыгына күчерелә.

20 майда  Россиядә Меланомага диагностика ясау көне билгеләп үтелә. Бу тагын бер кат яисә беренче мәртәбә табибка миңнәрне күрсәтергә һәм сәламәтлек белән барысы да әйбәт икәненә ышанырга яхшы сәбәп булып тора. 

Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.

Татарстан Пенсия фонды ана капиталына сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы МФЦ дә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү өчен гариза бирергә мөмкин булуын искә төшерә.

Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләрдә юлларда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен булдыру максатыннан чыгып, 20 майдан алып 2 июньгә кадәр республикабызда “Игътибар-балалар!» профилактика чарасы узачак.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатурасын тәкъдим итүче «Бердәм Россиянең»  алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы узды бүген «Иске Элмэт» мәдәният йортында.

2019 елның 4 ае дәвамында Әлмәт районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының эшчәнлеге турында мәгълүмат белән эшлекле дүшәмбедә Палатаның рәисе Ильвира Пузырева чыгыш ясады. Ул 2019 елга фаразланган приватизация планын тормышка ашыру кысаларында ачык аукцион сатулар аша планга кергән 4 объектның 2сенең 2 827 мең сумга сатылуы, моның план үтәлешенең 50%ын тәшкил итүе турында хәбәр итте.

Каникуллар вакытында һәр бала гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтергә тиеш. Кайбер вакытта ут белән уйнау янгынга китерә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International