2 июньдә данлыклы төзүчеләр когортасы вәкиле, тыл хезмәтчәне, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, газ сәнәгате министрлыгы отличнигы, коммунистлар хезмәте ударнигы Мөхәммәтгәрәева Мәрьям Габделхай кызына 90 яшь тулды. Яраткан әни, әби, дәү әбине тәбрикләр өчен балалар, оныклар һәм туганнар килде.
Гаилә арасында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Мөмәхәмәтҗанов Айрат Әхләс улы РФ Президенты исеменнән котлау хатын укыды, котлау телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.