Район активы белән узшаг иртәнге киңәшмәдә катнашучылар алдында доклад белән «Дорсигнал» МУП директоры Илдар Нәбиуллин чыгыш ясады. Ул юл хәрәкәте иминиятен тәэмин итү максатыннан бүгенге көндә 476 юл билгесе урнаштырылган, 330ы алмаштырылган.
7нче номерлы мәктәпнең мәктәп лагеренда «Зебра» квест-уены оештырылды.
Бүген Идел Болгарының исламны кабул итүенә багышланган тантаналы чара - «Изге Болгар җыены» уздырыла, анда Татарстан Республикасының беренче затлары, руханилар вәкилләре, Россия регионнары мөфтиләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм башка мактаулы кунаклар катнашалар. Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы делегациясе дә катнаша.
13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
14 июнь көнне Әлмәт ММЧ журналистлары Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Җәйдәт Сөләйманов белән очраштылар.
2019 елның март аеннан «Надежда», «Темп», «Успех», «Союз» компанияләре хисап оешмасын алмаштыру турында карар кабул иттеләр, бу хаылкка хезмәт күрсәтүне һәм шул хезмәтләр өчен түләүләрне Казанда урнашкан «Хисап-Мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ гамәлгә ашырачагын аңлатты. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен икеләтә өстәлгән түләүләр шушы дүрт идарә итүче компания карамагында булган күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең төп мәсьәләсе булып торды.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча Ведомствоара эшлекле группа утырышы узды.
Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!
Репеллентлар - төрле организмнарны куркыта торган матдәләр. Еш кына әлеге терминны кешеләргә һәм җәнлекләргә бик нык комачаулый торган һәм тешләгәндә куркыныч авырулар белән зарарларга мөмкин булган буынтыкаяклыларга (бөҗәкләр һәм талпаннар) карата кулланалар.
2019/2020 хоккей сезонына әзерләнә башлау 1 июльгә планлаштырылган. Бу көнне хоккейчылар тирәнәйтелгән медицина тикшеренүе узачаклар һәм шуннан соң Турциягә юл тотачаклар, анда «җирдәге» күнекмәләргә басым ясалачак. Алар 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Буген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.