«Бердәм Россия» партисенең Татарстан бүлеге әлмәтлеләргә милли проектларны тормышка ашыру артыннан атна саен фотокүзәтү алып барырга тәкъдим итте.
Йөзү сезоны башлану белән су объектлары югары куркыныч яный, беренче чиратта, кагыйдәләргә туры китереп, җиһазландырылмаган урыннарда ял итүчеләр өчен. Пляжда да үз-үзеңне тоту кагйдәләре турында онытмаска кирәк. Шуңа күрә суда куркынычсыз ял итү үз-үзеңне тәртипле тоту һәм «Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен» үтәүдән ихтимал.
Бүген Әлмәт пляжы территориясендә TIMERMAN триатлоны сезоны ачылды. Триатлон буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелегенең икенче ярышу көне кысаларында профессиональ спортчылар гына түгел, ә триатлонны яратучылар, спортка таба яңа адым басканннар TIMERMAN триалон буенча җәйге кубок өчен ярышулар сериясен ачып җибәргән Әлмәт триатлоны - 2019 ярышларында катнаштылар.
Әлмәттә бүген триатлон буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге башланды. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән 500 ләп спортчы һәм һәвәскәр катнаша. Татарстан данын 19 кеше яклый.
2018 елда компания җитештерү үсешен 98 млрд сумга инвестицияләгән, бу алдагы елдан 9,5 процентка артыграк. Бизнес диверсификациясе, өстәмә югары бәя белән продукция чыгару буенча җитештерүне үстерү аркасында, “Татнефть” нефть-газ тармагы буенча иң югары үсеш күрсәткечләре булган дөньякүләм компанияләрнең беренче унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Әлмәттә узган компания акционерларының еллык җыелышында әйтте.
Әлмәттә балалар бакчаларын төзү һәм ремонт эшләрен башкару буенча масштаблы эшләр алып барыла.
Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты чаралары Хәтер һәм кайгы көненә багышланган булачак.
Бу атнада ТР ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев районның хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү кампаниясе барышын тикшерде.
27 июнь көнне Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру планлаштырыла. Кабул итү Шевченко ур. 62 (8553) 45-60-79; Фәхретдин ур. 13 (8553) 436250, (8553) 318889 адреслары буенча үткәреләчәк. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза.
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.