Әлмәт TIMERMAN триатлоны сезоны ачты

2019 елның 23 июне, якшәмбе

Бүген Әлмәт пляжы территориясендә TIMERMAN триатлоны сезоны ачылды. Триатлон буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелегенең икенче ярышу көне кысаларында профессиональ спортчылар гына түгел, ә триатлонны яратучылар, спортка таба яңа адым басканннар TIMERMAN триалон буенча җәйге кубок өчен ярышулар сериясен ачып җибәргән Әлмәт триатлоны - 2019 ярышларында катнаштылар.

Бүләкле урыннар түбәндәгечә бүленде:

Ир-атлар арасында шәхси спринтта 1 урынны Роман Евграфов яулады, 2 урынны - Вячеслав Соколов, 3  урынны  – Сергей Сташевский.

Хатын-кызлар арасында шәхси спринтта беренче булып Мария Корчагина финишка кадәр барып җитте, 4 минут 16 секунд калышу белән узышны Анна Захарова тәмамлады, лидерлар өчлегенә Мария Коростелева да керде.

Эстафетада  1 урынны «SANDS» командасы яулады, 2 урында - «Елховнефть» командасы, 3 урында – «Дәртле Бузулук» командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International