Йөзү сезоны башлану белән су объектлары югары куркыныч яный, беренче чиратта, кагыйдәләргә туры китереп, җиһазландырылмаган урыннарда ял итүчеләр өчен. Пляжда да үз-үзеңне тоту кагйдәләре турында онытмаска кирәк. Шуңа күрә суда куркынычсыз ял итү үз-үзеңне тәртипле тоту һәм «Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен» үтәүдән ихтимал.
Эшлекле дүшәмбедә Әлмәт районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең начальнигы Валерий Грезнев 1 июньгә булган мәгълүматлар буенча районда шәһәр күле пляжы һәм «Юность», «Солнечный», «Дружба» балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм «ЯН» шифаханәсендәге дүрт йөзү өчен махсус билгеләнгән урыннар рәсми рәвештә ачылды һәм коену өчен яраклаштырылганы турында хәбәр итте.