Әлмәтлеләрне "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларында үзенчәлекле программа көтә

2019 елның 21 июне, җомга

Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты чаралары Хәтер һәм кайгы көненә багышланган булачак.

21 июнь көнне "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты кысаларындагы чаралар “Саулык” һәм “Шәмсенур” паркларында, шарлавыклы буаларда, шәһәр пляжында һәм “Каракүз” скверында үтәчәк. Чаралар 17.00 сәгатьтә башлана.

22 июнь көнне  бәйрәм  чаралары  “Яшьлек” һәм Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверында, “Шәмсенур” паркында, Яшьләр үзәге мәйданчыгында, шәһәр пляжында һәм “Әдәби ишегалды” скверында үтәчәк. Чаралар 18.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International