«Бердәм Россия» партисенең Татарстан бүлеге әлмәтлеләргә милли проектларны тормышка ашыру артыннан атна саен фотокүзәтү алып барырга тәкъдим итте.
1 июнь көнне Татарстанда «Милли проектлар. Фотоконтроль - 2019» проекты старт алды. Реаль вакыт режимында татарстанлылар төзелеш урыннарында төшерелгән фотографияләр буенча шәһәрләрендәге һәм авылларындагы төрле объектларында ничек эшләр алып барылуын карый алалар.
Проектларны тормышка ашыруны тикшерүдә катнашыр өчен социаль челтәрләрдә, #нацпроектырт #единаяроссиярт #фотоконтрольрт #район хештэгларын куеп, фотографияләр белән уртаклашырга кирәк.
Хештэг буенча күчеп, һәр кеше объектларның хәленә, урта нәтиҗәләргә, булган мәсьәләләргә бәя бирә алчак. Гомумиләштерү өчен киңәшләрне, тәкъдимнәрне, шулай ук публикацияләр турында мәгълүматны һәм фотографияләрне np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрергә мөмкин.