Полицейский һөнәре – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аңа карата таләпләр беркайчан да вакытка бәйле түгел иде. Аларның нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә гражданнарның якланганлык дәрәҗәсе арта.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 98,5% ка үтәлгән.
Банк картасын арттырып җибәрергә теләп, Әлмәт кешесе хезмәт хакыннан һәм барлык акчаларыннан колак каккан. Узган тәүлектә телефон мошенниклыгының 2 очрагы теркәлгән. Ышанычлы әлмәтлеләр 130000 сумга якын акчаларыннан колак кактылар.
7 ноябрьдә 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Җәяүлеләр кичүе» профилактик операциясе уздырылды.
«Светсервис» МУП хәбәр иткәнчә, Совет урамы буенча Сөләйманова урамыннан Таһиров урамына кадәрге участокта урам утларын реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, 11 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр монтаж һәм демонтаж эшләре башкарылачак.
МАН җитештерү буенча гамәлдәге җайланманың куркынычсызлыгына һәм экологиклыгына Венгриянең Будапешт астындагы MOL компаниясенең нефть эшкәртү заводында булган Әлмәт һәм Түбән Мактама мәктәпләре укытучылары үзләре инанды.
31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Әлмәттә 2007-2008 елгы кызлар арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры булып узды.
Бүген Әлмәттә «Татнефть» профсоюз оешмасының 2014-2019 елларда хисап-сайлау конференциясе булды.
2019 елның 13 ноябрендә 10:00 сәгатьтә эшкуарлар өчен ЗЕНИТ Банкы һәм Әлмәт районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылган бизнес-иртәнге аш узачак.
Дафния нәрсә ул, хроматограф ни өчен кирәк һәм суның пычраткыч матдәләр булуын ничек аңларга кирәк, бу хакта Әлмәт шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына сөйләделәр.