Әлмәттә төзелеш һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 98,5% ка үтәлгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Кайбер программаларны гамәлгә ашыруның барышы турындагы доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2018-2019 елларда «Демография» милли проекты кысаларында 6130 урын булдырып 30 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, шул исәптән 3110 ясле. Бүгенге көндә пландагы 30 объектның 25е төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International