Әлмәт Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Полицейский һөнәре – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аңа карата таләпләр беркайчан да вакытка бәйле түгел иде. Аларның нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә гражданнарның якланганлык дәрәҗәсе арта. 
Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Айрат Баһавов, Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Әлмәт шәһәрендәге идарәсе бүлеге башлыгы Владимир Зимин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International