Банк картасын арттырып җибәрергә теләп, Әлмәт кешесе хезмәт хакыннан һәм барлык акчаларыннан колак каккан. Узган тәүлектә телефон мошенниклыгының 2 очрагы теркәлгән. Ышанычлы әлмәтлеләр 130000 сумга якын акчаларыннан колак кактылар.
Әлеге фактлар буенча РФ УК-158 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.